Космос табышмаклары (0+)

Загадки космоса
20220412_094848
IMG_20220412_091848
IMG_20220412_092054

12 апрель көнне 17 нче санлы китапханәдә «Космос табышмаклары» дигән космик сәяхәт чарасы узды, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар төрле планеталарда булды, безнең планетабыз Җир урнашкан Кояш системасы белән танышты. Уен-сәяхәт барышында балалар тәкъдим ителгән мәсъәләләргә үзлектән дөрес чишелеш эзләде һәм тапты, килеп чыккан сорауларга көтелмәгән җаваплар бирде. Тукталышларда космик физкультминутлар, күңелле уеннар уздырылды.  Музыкаль өзекләр исә «очыш»ка бәйрәм кәефе һәм әһәмиятлелек өстәде. Балалар слайдларда һава шарлары, дирижабльләр, аэропланнар, самолётлар, вертолётлар күрде. Алар космонавт һәм аның нинди булырга тиешлеге, космик киңлек белән бәйле башка кызыклы күренешләр турында белде. Космоста сәяхәт итәр өчен үз ракеталарын төзеделәр, «авырлыксыз шартларда» очып карадылар, космостагы чүпне җыйдылар һәм йолдызчыклар белән дуслаштылар. 

#Поехали! #Мечтыокосмосе #ДеньКосмонавтики

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: